-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
26 июль 2017, 12:13

Австралия татарлары да Болгарга сәяхәткә чыкты!

25 июль көнне бер төркем милләттәшләребез Дүртөйле шәһәреннән теплоходта Болгарга сәяхәткә чыкты.


“Рамазан” мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов белдерүенчә, әлеге проект быел 23 нче тапкыр тормышка ашырыла.

Агымдагы елда Башкортстан пароходчылыгы банкрот дип игълан ителү сәбәпле, сәяхәт Татарстан Республикасыннан арендага алынган “Борис Полевой” теплоходында уза. Әлеге чарада 130 турист катнаша. Алар арасында ерак Австралиядән, Финляндиядән килгән милләттәшләребез дә бар.
Читайте нас