0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
27 июль 2017, 14:14

Волочкова кияүгә чыгармы?

Анастасия Волочкова – Русия шоу-бизнесында иң “йолдызлы” кәләшләрнең берсе. Аның “роман”нары хакында күп сөйләнелә, ләкин балерина үзе бу хакта белдерергә бик яратмый. Күптән түгел Анастасияга кияүгә чыгарга тәкъдим ясалуы билгеле булган.

Әле Анастасия Кырымда гастрольдә. Аның белән берничә ел аралашкан бер бизнесмен, барлык эшен ташлап, балеринаның Феодосиядәге чыгышларын карарга килгән. Тантаналы тәкъдим дә нәкъ шунда ясалган. Имеш, Волочкова өчен бу көтелмәгән хәл булган һәм ул тирән уйга калган. Карары Мәскәүгә кайткач билгеле булачак икән. Шулай да актриса бу уңайдан чиксез эмоцияләрен беркемнән дә яшерми.
Читайте нас