+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
28 Июля 2017, 07:22

Глафираны самолеттан төшергәннәр...

Күпләр яраткан 33 яшьлек күренекле актриса Глафира Тарханова быел әнисе, апасы һәм өч улы белән Грециядә ял иткән. Отпуск тәмамлангач, алар кайтырга чыккан, самолетка утырганнар. Ләкин Глафираны мәҗбүри рәвештә самолеттан төшергәннәр һәм ул Грециядә калган!


Ни өченме? Чөнки Глафира дүртенчегә бәби көтә һәм инде бик тиздән янә әни булачак. Күп авиакомпанияләр бала табар вакытлары якынлашкан, зур корсаклы хатын-кызлардан очу рөхсәт ителгән табиб белешмәсен таләп итә. Белешмә атна саен яңартылырга тиеш икән. Глафира икенче көнне бу проблеманы хәл итеп, исән-имин Мәскәүгә балалары янына кайтып җиткән. Ләкин өч самолетка өч тапкыр күчеп утырырга туры килгән...
Читайте нас