+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
31 Июля 2017, 06:58

Иң чибәр су кызын эзлиләр

Великобританиядә бу көннәрдә гаҗәп һәм кызыклы бәйге үтә: Англия, Шотландия, Уэльс һәм Төньяк Америкада яшәүче чибәркәйләр илнең иң яхшы су кызы булып танылу өчен ярыша.

Җиңүче кыз, башына матур таҗ киюдән тыш, көзен Мисырга барачак һәм анда дөньяның иң чибәр су кызы булу өчен көрәшәчәк. Бәйгенең таләпләре: чибәр кызларга 18-32 яшь, яхшы итеп йөзә белү, тирә-як мохитны саклау буенча чараларда актив катнашучы булу.
Әле “су кызлары” төрле лекцияләргә йөри, пляжларда өмәләр оештыра, тирә-якны чүптән чистарта, хәтта диңгезгә чумып, су төбендә яткан хәвефле объектларны алып чыга.
Читайте нас