21 августта Ай Кояшны 1,5 сәгать дәвамында каплап торачак. Кояш "таҗы" элеккесенә караганда бик күпкә зуррак булачак. Бу хакта Кояшны өйрәнү илкүләм обсерваториясе галимнәре белдерде. Кояш тотылган вакытта әлеге планетаның активлыгын DKIST ярдәмендә билгеләячәкләр. NASA космик агентлыгы туры трансляция алып барачак. Әлеге тарихи вакыйганы кузәтергә теләүче башка ил кешеләре 21 август көненә АКШның отельләрендә номерларга күптән бронь алып куйган.