Йокылары даими туймаган кешеләрдә югары тыгызлыктагы липопротеидлар холестерины дәрәҗәсе түбәнәя икән. Ә бу – “яхшы холестерин”, ул организмдагы кан әйләнешеннән “начар майлар”ны куарга ярдәм итә. Шул ук вакытта йөрәк авыруларын кисәтергә дә булыша.
Галимнәрнең киңәшен тыңлагыз: төз һәм сәламәт булырга теләсәгез, көн саен туйганчы йоклау җаен табыгыз!