+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
2 Августа 2017, 07:28

Иң сәер һәм... куркыныч музей

Виктор Виндның Лондондагы музеена килеп кергән кешеләр үзләрен коточкыч дөньяга эләккән кебек хис итә. Әйтерсең, монда дөньядагы барлык сәер, куркыныч әйберләр җыелган. Экспонатлар күплегеннән күзләр камаша.

Виктор әйтүенчә, ул бик еш депрессия кичерә, шуңа күрә аңа сәер нәрсәләр җыю ошый, алар тормышка шатланырга ярдәм итә икән. Биредәге иң чиркангыч экспонат, мөгаен, мәрхүм җырчы Эми Уайнхаус калдыклары салынган банкадыр. Теләүчеләр, өстәп түләп, аны хәтта иснәп карый ала икән.
2009 елда кызык өчен генә ачылган бу музей хәзер бик популярга әйләнгән һәм ярыйсы гына табыш китерә. “Кемдер монда кызык өчен керә дә, ах-ух килеп, тизрәк чыгып китә, ә кемдер күптән хыялланган җиренә кергәнен аңлый,” ди музей хуҗасы.
Читайте нас