+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Кызыклы яңалыклар
2 Августа 2017, 11:16

\"Волга\"да Бөекбританиягә кадәр

Петербургта яшәүче Кирилл Антонов раритет машинада 4 көндә Бөекбританиягә барып җиткән.

Ярты гасыр элек чыккан "Волга" автомобиле Кириллга картәтисеннән мирас булып калган. Шул еллар эчендә бу машина Русиянең төрле почмакларында булып, күптән түгел Бөекбританиягә дә барып җиткән. Кирилл анда хатыны белән бергә дөньядагы иң зур шоу - «Сильверстоун Классик» дип аталган ретроавтомобильләр парадында катнашкан.
- Безне бик җылы каршыладылар. Парадта катнашкан 10 мең машина арасында нибары дүрт "Волга" бар иде. Инглизләр өчен ул - экзотика! Безнең машина янында фотога төшәргә теләүчеләрнең иге-чиге булмады, руль артына утырып карарга теләүчеләр дә бихисап иде, - ди автомобиль хуҗасы. Әйткәндәй, чыгарылган вакытыннан алып 300 мең (!) чакрым үткән әлеге машина шундый ерак араны тиз һәм көйсезләнми генә үткән.
Читайте нас