Кызыклы яңалыклар
3 Августа 2017, 11:21

Төчкерү эшне бозган

Кемеров өлкәсендә гомер итүче бер ир балаларына ике ел дәвамында алимент түләмәгән. Нәтиҗәдә, бурычы 300 мең сумнан артып киткән. Ир беркайда да эшләмәгән һәм, өй адресын хәбәр итмичә, суд приставларыннан качып йөргән.


Алиментчыны табуда участковый һәм күршеләр ярдәм иткән. Суд приставына ишекне ирнең никахсыз хатыны ачкан һәм аның өйдә юклыгын әйткән. Пристав, ышанмыйча, фатирга үткән. Өстәлдә ике тәлинкә тора икән, ләкин өйдә беркем дә юк, ди.

Чыгып китеп барганда пристав бер бүлмәдән төчкерү тавышы ишеткән. Анда кереп, шкафны ачып җибәрсә, анда алименттан качып йөрүче ир басып тора икән. Хокук сакчысы аңа сәламәтлек теләгән. Алиментчы да бу хәлне ирония белән кабул иткән һәм, каршылык күрсәтмичә, суд приставлары артыннан юл алган.
Читайте нас