-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
8 август 2017, 14:25

Тиздән күктән йолдыз явачак

Август аенда күк җисемнәре активлаша.

Кичә Русиянең Чукотка һәм Камчаткадан башка барлык төбәкләрендә дә Ай тотылды. Башкортстанда да аның ике сәгатькә Җир планетасы күләгәсенә яшеренеп, караңгыга кереп югалуын күзәтергә була иде.
Тиздән безне йолдызлар яңгыры көтә. 13 августка каршы төндә Персеида метеорлар агымы активлашачак һәм җиргә йолдызлар “сибеләчәк”.
Бу төнне ялкаулар гына йоклап ятар, ә эчендә җаны булган һәркем йолдызга карап теләк әйтер. Һичьюгы, шушы ырымга ышанган яшь чакларын искә төшереп, күңелен яктыртыр.
Читайте нас