Кызыклы яңалыклар
15 Августа 2017, 07:41

Коточкыч матурлыкмы?

Бүгенге заман хатын-кызлары үз-үзләрен карап, матурлап кына яши. Зәвыклы маникюр ясалган, килешле төс белән буялган хатын-кыз тырнакларына каравы рәхәт. Ләкин матурлыкның чиге-чамасы бармы? Һәрнәрсәдә чама кирәк бит. Ә кайбер хатын-кызлар алай уйламый, ахры.

Бу фотога карагыз әле. Матурлыкмы ул? Әллә юләрлек билгесеме? Эшсезлектән интегүче хатын-кызның җан авазымы? Бәлки, шулай булса да күпчелекнең игътибарын җәлеп итү теләгедер?

Ничек булса да, безнең өчен бу матурлык билгесе түгел. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Читайте нас