Ел саен өч көн дәвамында үтүче “Puck Fair” бәйрәме алдыннан Киллорглин шәһәрендә яшәүчеләр, тауларга барып, мөгезле “король” аулыйлар. Тотылган тау кәҗәсен читлеккә салып, шәһәр уртасындагы мәйданга куялар. Өч көн дәвамында кәҗәгә кадер-хөрмәт күрсәтәләр, кәбестә белән сыйлыйлар. Бәйрәм узганнан соң хайванны иреккә чыгаралар.
Шәһәр халкы сүзләренә караганда, бу гореф-гадәт берничә гасыр яшәп килә. Фаразлар буенча, XVII гасырда Оливер Кромвель Ирландияне яулап алган чорда кәҗә Киллорглин шәһәренең символына әйләнгән. Яулап алу чорында Британия хәрбиләре бер көтү кәҗәгә очраган, хайваннарның берсе качып, Киллорглинга кайткан. Кәҗәнең бик нык арыганлыгын күреп, шәһәрдә яшәүчеләр үзләренә куркыныч янавын аңлаган һәм һөҗүмгә алдан әзерләнеп торган.