+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
17 август 2017, 14:07

НЛОмы әллә?..

Англиянең Уилтшир графлыгындагы фермер Шелли Клиндның бодай басуында беркөнне кинәт кенә 60 метр диаметрлы бизәкле сәер түгәрәк пәйда булган.

Уфологлар бу күренешнең чит планетадагы җан ияләренең калдырган билгесе булуына шикләнми, ләкин фермер үзе бу хәлгә һич кенә дә шат түгел. Чөнки моның аркасында күп кенә уңышын югалткан – 8 тонна бодай әрәм булган.

Шулай да Шелли табыш кертү юлын тапкан: 2 фунтка ул теләгән һәркемне сәер күренешне карарга басуына кертә. Түгәрәкне өстән күзәтер өчен хәтта автовышка да китереп куйган, чөнки болай басу тапалмый.
Читайте нас