Эллен васыятендә ярдәмчеләрен дә онытмаган – икесенә дә иллешәр мең доллар калдырган. Ефәктә йоклап, тәмле ашап яшәгән мәчеләр дөньядан киткәч, алардан калган акчалар Элленның бердәнбер туганына – сеңелесенә булчак. Калган өч миллион доллар акчасын бай әбекәй адвокатына, хәйрия фондаларына һәм үзен караган медицина хезмәткәрләренә бүлгән.
Менә шулай. Үзегезгә миллионнар калдыра алырлык бай туганыгыз юкмы? Кайгырмагыз. Бәлки, бу дөньяда мәчеләрдән дә кадерсезрәк икәнлегегезне аңларга туры килмәс...