Кызыклы яңалыклар
7 Сентября 2017, 07:24

Укырга... 38 көн барган

Кытайда яшәүче Пэн Бо исемле 19 яшьлек егет күптән түгел колледжның беренче курсына кабул ителгән. Пэн тормышында яңа этап башлануга бик шатланган. Уку йорты икенче шәһәрдә, хәтта икенче првинциядә булганлыктан, егеткә озын юл үтәргә кирәклеге ачыкланган.

Пэн, һәммәсен шаккатырып, бу юлны велосипедта үтәргә булган. 38 көн буе батыр егет җиде провинцияне үткән, аның юлы барлыгы 3319 километр тәшкил иткән. Сәяхәтче бәләкәйдән актив спорт төрләрен яраткан икән. Барлык кирәк-яраклары белән Пэн үзе укыйсы шәһәргә исән-сау барып җиткән.
Читайте нас