-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
12 сентябрь 2017, 12:14

Крокодилны кибеткә кертмәгәннәр

Малайзия кешеләре беркөнне шаккаткан – зур булмаган кибет ишеге янында коточкыч зур крокодил ята икән.

Вакыйга урынына килгән коткаручыларга крокодил белән сәгатьтән артык алышырга туры килгән.

Ерткыч беркемне дә якын китерергә теләмичә, һәркемгә авызын ачып, куркыныч тешләре белән янаган.

Ниһаять, бу көтелмәгән “кунак”ны йөк машинасына салып алып киткәннәр һәм... елгага иреккә җибәргәннәр.
Читайте нас