Алай гына да түгел, яхшы һава торышы булганда ул менә 34 ел инде карчыгын да коляскалы велосипедка утыртып, йөрергә чыга. Мондый “арбалы” велосипедлар бу илдә 1980 елларда популяр була. Лю белән хатыны, пенсиягә чыккач, шундый хәрәкәтләнү чарасы сатып алалар. Һәм менә озак еллар һәммәсен сокландырып, гаҗәпләндереп, матур көннәрдә саф һава сулап, шәһәр урамнарын буйлыйлар. Ә сез, картлык - шатлык түгел инде ул, дисез...