Ә менә Шотландиядә гомер кичерүче Крейг Митчелл яраткан эчемлеге – сидрны (җимешләрдән әзерләнгән аз алкогольле эчемлек) алыр өчен Англиянең төньягына кадәр юлланган.
Ни өченме? Әллә бу эчемлек Крейг яшәгән җирдә сатылмый, дип уйлыйсызмы? Һич алай түгел, сатыла.
29 яшьлек экономия яратучы иргә аның хакы арту, ике литрлы шешәнең 2,15 фунттан 5, 57 фунтка кадәр күтәрелүе ошамаган. Шуңа ул яраткан эчемлеген, 500 километр үтеп, очсызрак хакка һәм бик күп күләмдә (50 шешә) алып куйган. Дусларына ул аны шунда ук эчеп бетермәячәге хакында вәгъдә биргән.
Әлбәттә, күпләр Крейгның бу гамәлен сәергә саный, чөнки экономия яратучы ир бензинга киткән акчасын исәпләргә “оныткан”, ахры...