+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
1 Июня 2018, 06:51

Агачны... төенләп бәйләп куйган

Агачны, әлбәттә, бөгеп була. Юнып, искиткеч матур җиһазлар да иҗат итеп була. Ләкин аны төенләп бәйләп куеп буламы?

Добавить в предпочтительные источники Google
Бөекбританиядә яшәүче, “Чынбарлык белән тәҗрибәләр үткәрүче” буларак даны таралган архитектор һәм скульптор Алекс Чиннек моны булдыра ала. Күптән түгел ул дөньяга яңа иҗат җимешен тәкъдим иткән – идәнгә урнаштырыла торган һәм имәннән ясалган борынгы сәгать. Аның киң агач нигезе... төенләп бәйләп куелган. Күпләр моны күргәч, үз күзләренә үзләре ышанмый тора. Оста моңа ничек ирешә алуының серен чишми, ләкин моңа биш ай сарыф иткәнен яшерми.
Моңа кадәр дә скульптор күп тәҗрибәләр үткәргән булган инде. Ул агач себеркене, багананы төенләп бәйләп куйган, асфальтны төргән, хәтта кирпеч стенаны да икегә бүлә алган. Скульптор сүзләренә караганда, ул материалларның үзлекләрен генә түгел, кешеләрнең реаль тормышка карашларын да үзгәртә ала...