+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
5 Июня 2018, 07:27

Бер миллионга... мәче сата...

Таганрогта (Ростов өлкәсе) яшәүче Константин исемле бер ир бик популяр сайтларның берсендә ике атналык мәче баласын 999 мең сумга сатарга куйган. Ни өчен бу кадәр һуш китәрлек хакка, дисезме? Кечкенә матур бу җан иясе сихер-бозымнарны кайтару сәләтенә ия икән. Константин әйтүенчә, ул инде дистәләрчә кешеләргә ярдәм иткән. Сатуының сәбәбе – матди хәле мөшкел.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гаҗәп, бу серле мәче баласы белән күпләр кызыксынган. Константин көн саен мәче хакында күбрәк белергә теләүчеләрдән бихисап шалтыратулар кабул итә. Ә бер егет атна ахырына хәтта килеп аны сатып алып китәргә дә вәгъдә биргән...