+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
27 Июля 2018, 07:40

Суган түтәлендә... борынгы грек тәңкәсе

Нуриман районында яшәүче Рөстәм Кәбиров бакчасында көтелмәгән табышка юлыккан.Тәңкәгә борынгы грек сүзләре һәм сын сурәте сугылган. Үзенең табышы турында Рөстәм Кәбиров фейсбукта хәбәр бирде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу яңалыкка Башкортстан тарихчысы Артур Иделбаев да игътибар итте. Аның фикеренчә, әлеге табыш - Византияне саклауда зур батырлыклар күрсәткән хәрбиләрнеке.
Тарихчы билгеләвенчә, тәңкәгә безнең эраның 138-161нче елларында идарә иткән борынгы Рим императоры Антонин Пий рәсеме сугылган. Рөстәм Кабиров әйтүенчә, табыш борынгы грек хәрбиләренең кием элементы булу фаразына башка тарихчылар да кушыла.

"Мин бу тәңкәне бакчада түтәлдә таптым. Бәлки, ул язын җир сөргән вакытта өскә калкып чыккандыр. 20 ел элек биредә 30-50 метр тирәнлектә шулай ук калын бакыр тәңкә табылган иде. Нуриман районы борынгы курганнарда урнашкан дип санала, бәлки, минем табыш та борынгы хәрбиләр белән күмелгән булгандыр. Әлеге вакытта тәңкәне белгечләр тикшерә. Аларның нәтиҗәләренә карап, табышны сату, яки музейга бирү мәсьәләсен хәл итәчәкмен", - ди Рөстәм Кәбиров.
Экспертиза нәтиҗәләре билгеле булгач, борынгы грек тәңкәсе табылган җирдә Рөстәм Кабиров, белгечләр җәлеп итеп, археологик казынулар башларга ниятли.