-2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
20 Августа 2018, 07:15

Ак чәчеңне каралтма!

Күптән түгел Төркмәнстанда ирләргә агарган чәчләрен кара төскә буяту тыела башлаган. Ә яшьрәкләргә башларында, чәчләрен кырып, бизәк ясату рөхсәт ителми башлаган. Мондый карарны прокуратура чыгарган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Мондый чикләүләрнең төгәл сәбәбе билгеле булмаса да, күпләр бу хәлне Президент Гурбангулы Бердымөхәммәдовның имиджы үзгәрүе белән бәйли, чөнки 61 яшьлек җитәкче ак чәчен яшерми башлаган.
Моңа кадәр урындагы хакимият кара чәчләрне сарылату, яктырту белән көрәшеп караган иде инде, ләкин халык “җиңде” – Төркмәнстан кызлары хәзер блондинкага әйләнеп йөри ала.