+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
6 Сентября 2018, 06:30

Кроссовки эчендә акча тапкан һәм...

Намус – шәп нәрсә. Тик, ни кызганыч, барысында да юк ул. Ә менә Манчестерда яшәүче 19 яшьлек студентка күптән түгел намуслы булуның матур үрнәген күрсәткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Юк, ул һуш китәрлек бернәрсә дә эшләмәгән, бары тик Интернет аша кроссовкилар сатып алган һәм аяк киеме эчендә бер төргәк акча тапкан. Мең фунт стерлинг! Якынча 1300 доллар тирәсе.

Күпләр моңа бик шатланыр иде, килешәсезме? Ләкин Элла Гилман шунда ук үзенә аяк киеме саткан Лора Хилзелдайнга шалтыраткан. Соңгысы чиксез шатланган, бу аның банкка салырга дип яшереп куйган акчасы булган.

“Мин кармага ышанам, әгәр үзем белән шундый хәл булса, акчаларны кире кайтаруларын теләр идем”, – дип аңлата соңгы арада зур популярлык яулаган Элла журналистларга үзенең мондый гамәлен, дип яза Новости Mail.Ru.