+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
10 Сентября 2018, 08:05

Мәңгелек бозлар эрергә мөмкин

Русиянең арктик зонасындагы уртача еллык һава температурасы, үткән елдагы белән чагыштырганда, 3,23 градуска югары булган. Бу – 21нче гасырның җылылык рекорды, һәм ул җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Добавить в предпочтительные источники Google
Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында бу хәлне критик дип саныйлар. Болай дәвам иткән очракта, Төньяк Боз океанындагы бозлыклар эри башлаячак.

Мәңгелек бозлыкларның эрүе җил тизлегенең үзгәрүенә китерергә мөмкин, бу Арктикадагы бораулау җиһазлары өчен аеруча куркыныч тудыра. Океан ярларындагы төбәкләргә дә су басу куркынычы яный.