Бу хәлне пассажирлар зур кызыксыну белән күзәтә, видеога төшерә, кул чаба. Соңыннан, әлбәттә, бу вакыйга интернетта да урын ала.
Бар да яхшы булыр иде, тик авиакомпания җитәкчелеге бу хәлдән соң кияүгә чыгарга җыенган стюардессаны эшеннән бушата. Эш вакытында булган бу вакыйга пассажирларның хәвефсезлеген шик астына куйган, дип саный.
Берәүләр җитәкчелек белән килешә, икенчеләр кызны кызгана һәм аклый, ул бит сөйгәненең ниятен беләмәгән.
Ә сез ничек уйлыйсыз, эш вакытында кулны һәм йөрәкне тәкъдим итү гаепме?