Австралиядә тиздән аерылышучы парлар өчен биш йолдызлы махсус отель ачарга җыеналар. Бу гади булмаган отельдә араларын өзәргә җыенучылар 48 сәгатькә ике аерым VIP-номерга урнаша. Бу вакыт эчендә алар тыныч. Яхшы мохиттә адвокатлары, психологлар белән очраша һәм барлык мәсьәләләрне хәл итә.
Искиткеч яхшы хезмәтләндерү, ресторан, СПА-процедуралар кешеләргә дустанә мөнәсәбәттә, тыныч аерылышырга ярдәм итә икән. 48 сәгать буе матур итеп аерылышу өчен сигез мең доллар акча кирәк икән. Өстәмә чаралар һәм күбрәк көннәр таләп ителсә, әлбәтт, хак арта.
Мондый отельләр АКШ, Бөек Британия һәм Нидерландларда бар икән инде.
Кызык, безнең гади халыкны шулай аерылыштырып карганда ни булыр иде? Бәлки яңадан теркәлгән никахлар саны артыр иде...