+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
5 Октября 2018, 09:08

Уфа сәяхәтчесе - “Дөнья балалары”нда

Уфадан 12 июнь иртәсендә 16 ил буйлап турнега киткән Антон Сазонов Малайзиягә таба хәрәкәт итә. Бу хакта ул үзенең блогында яза.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сәяхәтче хәзер Таиландта, андагы Краби провинциясендә тоткарлана. Антон Сазонов шулай ук Агра шәһәрендә Таҗ-Махал янындагы учреждениедә булган соңгы мәктәп турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

- Күзгә ташлана торган беренче нәрсә – төрле зурлыктагы мәктәп автобусларының күп булуы. Барлык балаларны да аларда йөртмиләр. Укучыларның бер өлешен ата-аналар алып килә һәм тагын бер өлеше үзләре велосипедта йөри. Барлык укытучылар да - милли киемнәрдә. Монда барысы да бераз башкачарак урнашкан, ләкин бөтен дөнья укытучылары ничектер эчке яктан бер-берсенә охшаган, – дип язган сәяхәтче.

Малайзиядән соң Антон Сазонов Куала-Лумпур һәм Сингапурга чыгарга ниятли. 16 ил аша маршрутның гомуми озынлыгы якынча 15 мең километр булып, сәяхәт алты ай ярым дәвам итәчәк.

Антон үзенең экспедициясен “Дөнья балалары” дип атаган. Ул Уфа мәктәпләре укучылары һәм укытучылары юлламаларын башка илләрдәге хезмәттәшләренә алып бара. Экспедициянең һәр этабы нәтиҗәләре буенча фотокүргәзмәләр, сыйныф сәгатьләре һәм "түгәрәк өстәл"ләр оештырылачак.