Төн караңгы булачак, шуңа күрә хәтта яңа туган Ай да йолдызларны күзәтергә комачауламаячак.
Драконида агымына 10 октябрьгә кадәр карап хушланырга мөмкин.
Матур күренешнең шаһиты булыр өчен бернинди махсус техника да кирәкми. Шәһәрнең ясалма яктырткычларыннан ераграк булу яхшы.
Күзәтүгә караңгы төшү белән тотынсаң яхшы. Пик вакытында сәгатенә биш метеорны күрергә мөмкин, кайвакыт күбрәк тә.
Ни өчен Драконида, дисезме? Чөнки агым Дию йолдызлыгы белән бәйле. Йолдызлар, әйтерсең, аҗдаһаның башыннан атыла...