Ул мәгълүматны яхшырак истә калдырырга ярдәм итә. Исеме бераз кызыграк килеп чыккан. Чөнки “forget” сүзе инглиз теленнән “онытырга” дип тәрҗемә ителә.
Мельбурн яшьләре белән булдырылган яңа шрифтның үзенчәлеге – күзләр өчен шрифтны кабул итү авыррак булуы. Бу исә кешеләргә сүзләрне тырышып укып, яхшырак истә калдырырга ярдәм итә икән.
Мельбурн корольлеге технология университеты тикшеренүчеләре студентлар арасында тәҗрибә үткәреп карады. Һәм “Sans Forgetica” шрифты белән тәкъдим ителгән материал 7 процентка яхшырак истә кала, ди белгечләр. Оештыручылар фикеренчә, киләчәктә шрифт имтиханга әзерләнүгә дә булышлык итә алачак.