+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
24 Октября 2018, 08:52

Үземә хатынны... үзем ясыйм!

Нәрсә чыкса, шул кытайлылардан чыга инде! Күптән түгел анда бик гаҗәп хәл булган: инженер Чжэн Цзяцзя робот-кыз эшләгән һәм аңа өйләнгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Роботка ул "Ин Ин" дип исем кушкан, туган-тумачасын чакырып, кәләше белән таныштырган.

Карап торуга робот тере кызга охшаган. Ул рәсемдә нәрсә төшерелгәнне аңлый, кытай иероглифларын укый белә.

Чжэн кәләшен тагын да камилләштерү өстендә эшли, Ул аны йөрергә, йорт эшләрендә ярдәм итәргә өйрәтмәкче.

Хатын-кыз заты белән Чжэнның бер дә борчагы пешмәгән булган икән, шуңа да ул үзенә идеаль тормыш юлдашын үз куллары белән эшләргә булган.