+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
21 Декабря 2018, 07:50

71 яшьтә... балерина булган!

Глостерширда яшәүче Анджела Габбот күңелне төшермичә, хыялга таба бару һәм аңа ирешү юлын белә. Ул алты яшендә хыяллана башлаган бәхетен 71 яшендә тормышка ашырган – балерина булып киткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Алты яшендә аны балет мәктәбенә алмаганнар. Аяк үлчәме һәм гәүдәсенең “дөрес булмавын” сәбәп иткәннәр. Әмма кыз балетны яратудан туктамаган.

Пенсиягә чыккач Анджела ахирәте белән чечетка мәктәбенә язылган. Ләкин балет мәктәбе хакында игъланны күргәч, үзен тагын бер сынап карарга булган. Бу юлы аңа уңыш елмайган. Менә инде ул бер ел биеп йөри һәм үзен искиткеч бәхетле хис итә.