+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
29 Января 2019, 08:15

Полиция... өйгә эшне эшләшкән

АКШның Индиана штатында яшәүче җиде яшьлек малай шушы көннәрдә полициягә шалтырата һәм... бүген мәктәптә бик авыр көн үткәрүен, ә өй эшенең катлаулы булуына зарлана.

Добавить в предпочтительные источники Google
Малайның шалтыратуына җавап бирүче полиция хезмәткәре Антония Бэнди баланы, безне бер дә юк белән борчыйсың, дип тиргәми.

Киресенчә, аны тыңлап тора һәм телефон аша өй эшен эшләргә ярдәм итә.

Малайның кәефе күтәрелеп китә, ул полициядә эшләүче ханымга ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Соңгысы моңа: “Ярдәм итү – безнең эшебез!” – дип җаваплый. Полиция нәкъ шундый булырга тиештер дә!