Моның өчен кайбер йолалар бар.
Яхшы итеп камыр басыгыз. Ул күтәрелә башлагач, аңа өч тапкыр кулыгыз белән басыгыз һәм болай диегез: “Камыркай, син үскән, киңәйгән, кабарган кебек, минем өемдә дә акчалар күбәйсен һәм беркайчан да бетмәсен! Эшем ашыгыч, шулай булсын!”
Биш сумлык тимер акча алыгыз һәм болай диегез: “Сәүдәгә барам, баеп кайтам. Өемә байлык кертәм. Ходаем, өемдә күп-күп акчалар булсын!” Бу биш сумны ай буе үзең белән йөртергә кирәк. Бер ай үткәч, ул биш сумлыктан котылалар һәм яңа акчаны шулай салып йөртәләр.
Әлбәттә, бу – халык чарасызлыктан уйлап чыгарган сынамышлар гына. Ә шулай да утсыз төтен булмый бит, бик ышанып эшләп карасаң, бәлки файдасы тиядер. Ышаныч могҗизалар ясый бит. Бай булыгыз, дуслар!