+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
19 июль 2019, 08:49

Биш тәүлек... унитазда утырган

Һәм дөнья рекорды куйган!

Һәм дөнья рекорды куйган!
Кайберәүләр танылу өчен нинди генә адымнарга бармый! Бельгиядә яшәүче Джимми Джефрен озак вакыт унитазда утырып, дөнья рекорды куярга һәм популярлык яуларга уйлаган.
Рекорд бер барда куелган. Сәгать саен Джиммига биш минутлык ял бирелгән, ул аякларын яздырып, чын бәдрәфкә барып килә алган (ул утырган унитаз канализациягә тоташтырылмаган булган).
Башта ир үзенә унитазда 165 сәгать утыруны максат итеп куйган (сәбәбе билгесез). Ләкин соңгы сәгатьләрдә аның аяклары шулкадәр оеган, 116 сәгатьтән соң ул бирешкән.
Сәер Джимми Гиннес комитетына мөрәҗәгать иткән, ләкин әлегә бернинди дә җавап алмаган.
Читайте нас