Балыкка барыгыз, үкенмәссез! 23 июльдә яңгыр яуса, бу көнне балык шәп каба, дип юраган борынгылар.
Бүген төнлә яшен яшьнәсә, көннәр яхшы торачак икән. Бал кортлары умарталарыннан чыгып, каты безелдәп очып йөрсә, эссе булачак.
Көннең беренче яртысында салават күпере күренсә, көчле җил чыгачак.
Күбәләкләр күренмәсә, яңгыр явачак.
Иртән үлән коры булып, кичкә чебеннәр каты тешли башласа, кич яңгыр явачак.
22сеннән 23енә каршы төндә күргән төш бу көнне туганнар өчен генә тормышка ашарга мөмкин. 23ендә көндез яхшы төш күрсәгез, ике атна эчендә тормышка ашачак, начар төш – бер елдан соң.
23 июльдә туган кешеләргә талисман итеп малахит ташын йөртергә кирәк. Аларны яшел төс начарлыктан, явызлыктан саклый.