Ульяновск шәһәрендә яшәүче пенсионер ханым Русия "поп-эстрада короле" Филипп Киркоровка бердәнбер фатирын бүләк иткән.
Моның турында SM NEWS порталы хәбәр итә. Шулай итеп, Ульяновскида яшәүче өлкән яшьтәге хатын үз кумирына фатирын язарга булган.
Киркоров мондый бүләктән баш тартса да, пенсионер хатын әйткән сүзен үтәгән. Әйтергә кирәк, аның әнисе дә җырчыга гашыйк булган һәм ул да фатирын бүләк итәргә ниятләнгән.
Шунысы кызык: хатын, чыннан да, фатирны бушаткан һәм анда башкача кайтмаган.