+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
2 август 2019, 07:17

Бүген көзгегә еш карамагыз!

Югыйсә “көзге арты дөньясы” сезнең көчегезне суыра икән.

Югыйсә “көзге арты дөньясы” сезнең көчегезне суыра икән.
Шулай ук борынгылар 2 августта су керергә ярамый, дип ышанган. Су асты дөньясында яшәүчеләр тартып алып калырга мөмкин, имеш. Күз тиюдән котылыйм дисәгез, 2 августта яуган яңгыр суында юыныгыз.
2 августта төшкә кадәр – җәй, төштән соң көз башлана, дигән борынгылар. Бүген черкиләр тешләүдән туктый икән.
Сынамышларга ышансак, бүген эшләмәскә кирәк. Югыйсә сәламәтлегегезне озак тернәкләндерә алмаячаксыз, ди.
Бүген кунаклар чакырыр, туй-бәйрәмнәр үткәрер өчен яхшы көн икән.
2 августта туган кешеләр җир асты байлыклары табуга оста икән. Талисман итеп аларга янтарь ташын йөртергә кирәк.
Читайте нас