+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
6 август 2019, 08:25

Җирләгәндә “мәрхүм” сикереп торган

“The Jakarta Post” хәбәр итүенчә, Индонезиянең Мадура утравында йөзләрчә кеше шаярту гына булган җирләү мәрәсимендә катнашкан.

“The Jakarta Post” хәбәр итүенчә, Индонезиянең Мадура утравында йөзләрчә кеше шаярту гына булган җирләү мәрәсимендә катнашкан.
Июль азагында 38 яшьлек Роби Анджала вафат булуы турында хәбәр итәләр. Васыятьнамәсендә үзен дин әһеле Мөхәммәт янында җирләүне үтенә, аны соңгы юлга озатырга бөтен авыл халкы килә. Бу көнне фермерлар тәмәке үсентеләренә су сибәргә чыкмый, шәһәр читендә эшләүче кешеләр эшкә бармый.
Тәүгеләрдән булып алдашуны бер малай сизеп кала. Үлүенә инде дүрт көн, ә мәетнең тәне шул көе, дип шикләнә ул. Зиратка алып килгәч, ул ирнең аягын кытыклап карарга була. “Мәет” кытыклауга түзә алмыйча сикереп торган, ди.
Аның бу мутлыгы авылдашларын чыгырдан чыгара, Роби Анджалаг үзенең бу гамәлен аңлата алмый икән.
Читайте нас