+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
9 август 2019, 10:47

Трамп нигә аракы эчми?

Америка Президенты үз гаиләсендә булган фаҗига турында сөйләде.

Америка Президенты үз гаиләсендә булган фаҗига турында сөйләде.
Баксаң, аның абыйсы Фред алкоголизмнан җәфа чиккән икән.
Аның очучы буласы килгән, ул бераз очкан да, ләкин гаилә моңа каршы төшкән. Аннары Фред әтисе фирмасына эшкә урнашкан, күчемсез милек белән шөгыльләнгән, ләкин аны күкләр күбрәк кызыктырган.
Фредның 41 яшьтә үлеме Трамп өчен зур фаҗига була. Абыйсының алкогольдән гүргә кергәнен аңлап, ул 16 яшендә спиртлы эчемлекләр кулланмаска үзенә сүз бирә. Бу өлкәдә аның тәҗрибәсе бер шешә сыра белән чикләнгән.
Трамп беркайчан да эчми дә, тартмый да.
Читайте нас