Бу вакыйганың тарихын белгәч, аңа шул кирәк, диюдән башка чара калмый.
Хакасия губернаторы вазыйфасын үтәүче Константин Харисов эш белән Копьево районы үзәгенә барган.
Баргач, кафега кереп ашарга утырган. Машинасын йөртүче шофер да, кафега кереп, аның белән бер өстәл артына ашарга утырган. Харисов моңа бик нык җенләнгән. Машинага утыргач та ул шоферын әрләвен дәвам иткән.
Шофер моңа түзеп тора алмаган. Ул машинаны туктаткан, Харисовны машинадан чыгарып ыргыткан һәм юл читендә - Абаканнан 290 километр ераклыкта калдырып китеп барган, дип яза "Интертат".
Константин Харисов Казан университетын тәмамлаган, белеме буенча юрист. Татарстанда Малтабарлыкны үстерү агентлыгында, аннары Рязань өлкәсендә эшләгән.
Харисов бу вазыйфада әле бер ай гына эшли.