"Голос" бәйгесендә икенче урынны алган Нәргизне хәтерлисезме?
Җырчы Нәргиз продюсер Максим Фадеев белән эшли иде. Хәзер алар арасында җәнҗал чыккан. Нәргиз исә монастырьга китәм дип яный. Бу турыда "Интертат" хәбәр итә.
Нәргиз бу турыда Инстаграмдагы сәхифәсенә язган. Ул посты янына биек үкчә кигән монах хатыннар төшерелгән фото куйган, язылучыларын да үзе белән чакыра. "Соңгы вакыйгалардан соң, монастырьга китәм. Кайсыгыз минем белән?" - дип яза ул.
Язылучыларының күпчелеге хафага калган. Моның шаяру икәнен аңлаучылар да бар.