Калининградта яшәүче бер кеше 40 сумга лотерея билеты сатып алган һәм 3,5 миллион сумнан артык акча откан. Бу хакта «Клопс» басмасы хәбәр итә.
«Гослото» уены нәтиҗәләре 12 августта, дүшәмбе көнне игълан ителде.
Лотерея уенын оештыручылар отышлы комбинациянең 2 һәм 3 саннарыннан гына торуын әйтте.
Әлегә җиңүче акча алырга килмәгән. Бәлки үзенең хәзер миллионер булганын белмидер дә әле.
Менә бит ничек кемгәдер бәхет елмая!