Соңгы арада аюлар бигрәк активлашты. Соңгы хәл Амурдагы Комсомольск шәһәрендә булган.
Полиция бүлегенә Старт бистәсе зираты территориясендә бер каберлекнең чокылуын хәбәр иткәннәр. Тикшерү төркеме биредә аю эзләре тапкан һәм моның аю эше икәнен ачыклаган.
Мәрхүмнең гәүдәсе әлегә табылмаган.
Ә менә аюны табып атып үтергәннәр.