Бөек Британиядә яшәүче пенсионер, көтмәгәндә өендә ничә еллар торган Кытай вазасын сатып, баеп китә.
“EADT” хәбәр иткәнчә, ир үз фатирыннан әйберләр сата, ул картлар йортына күчәргә әзерләнә.
Аның кайчандыр апасы Кытайдан алып кайткан вазага күзе төшә. Пенсионер аны белгечләргә күрсәтеп карарга була һәм ялгышмый.
“Diamond Mills” аукцион йорты хезмәткәре антиквариатны шунда ук бәяли алмый, шуңа да аны аукционга 100 фунтка (120 доллар) чыгарырга тәкъдим итә. Ә менә сатып алучылар игътибарлырак булып чыккан һәм, ахыр чиктә, вазаны 230 мең фунтка (280 мең доллар) Кытай коллекционеры сатып алган.
Ваза Цин династиясеннән император Юнчжэн идарә иткән чорда (1723-35 еллар) ясалган булган икән.