Арабызда гаҗәеп кешеләр бар инде ул, җәмәгать. Менә, мәсәлән, Александр Ермолаев - шундыйлардан.
Саратовтан килгән дальнобойщик трасса читендә бер песине күреп кала.
Ул бик авыр җәрәхәтләнгән була. Александр аны якындагы Языково авылының ветеринария станциясенә алып керә. Ләкин аңа ярдәм итә алмыйлар, хайванны “йоклатып җибәрергә” генә тәкъдим итәләр.
Александр ризалашмый. Аннары карта буенча якындагы икенче станциянең кайдалыгын белешә. Ул Языководан 800 чакрым ераклыктагы Екатеринбургта булып чыга. Һәм Ермаолаев шунда тарта.
Табиблардан песигә авыртуны баса торган укол кадата да бер туктамыйча 17 сәгать Екатеринбургка бара. Хайваннарны тернәкләндерү үзәгендә аны көтеп торалар.
Песигә "Липтон" дигән кушамат бирәләр. Аның бер аягын кисәргә туры килә. Шуннан соң ул савыга башлый.
Песине кемгә бирергә, дигән сорау тумый да: Александр аны үзенең туган ягы Саратовка алып кайтып китәчәк.
Менә шундый миһербанлы кешеләр яши арабызда.