+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
22 август 2019, 08:08

Кеше хатынын аздырсаң...

Тирескә күмеп китәргә дә мөмкиннәр...

Тирескә күмеп китәргә дә мөмкиннәр...
Саймон Эмберли (Хэмпшир, Англия) беркөн иртән кафесын ачарга барган һәм коты алынган: ишек алдында тирес өелеп тора!
Өстәвенә, тирескә Саймонга тәгаенләнгән начар сүзләр язылган язмалар да кадап куелган. Имеш, ул кемнеңдер хатынын аздыра, аны хыянәткә этәрә.
Ир, һушын җыеп, җыештыручыларны чакырган, тиресне тиз арада юк иткәннәр. Ә менә язуларны Саймон полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Офицерлар моны хулиганлык яисә Саймоннан үч алу билгесе дип уйлый һәм хәлне тикшерә.
70 яшьлек Саймон Эмберли үзенә аталган ямьсез сүзләр белән килешми, һәркемне үзенең беркайчан да хатынына хыянәт итмәгәнлегенә ышандырырга тырыша һәм нахак сүзләр өчен тәртип бозучының җавап бирүен тели.
Читайте нас