+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Кызыклы яңалыклар
22 август 2019, 13:33

Өй түшәменә оялаган кортлар 50 килограмм бал җыйган

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле?!

Австралиянең Брисбен шәһәрендә яшәүче Лорел исемле хатынның өй түшәменә бал кортлары оялаган.
Алар хатынга комачауламаган. Киресенчә, өйдәге гүләүдән ул күңеленә ял алган, тынычланган.
Кортлар ишәйгәннән-ишәя, оя зурайганнан-зурая бара. Шунда гына хатын аларны күчерергә карар итә.
Пол Вуд исемле умартачы һәм аның коллегалары бал кортлары күчен тузан суырткыч белән махсус тартмаларга җыйганнар. Вуд әйтүенчә, анда якынча 60 мең корт булган. Ул аларны әлегә үз умарталыгына урнаштырган.
Әйткәндәй, түшәмдәге кәрәзләрдә 50 килограмм бал җыелган.
Читайте нас