Нефтекама шәһәре вәкиле интернет-кибеттән кесә телефоны сатып алмакчы булган. Әмма аның урынына уенчык җибәргәннәр.
Ир интернет-кибеттән кесә телефоны сатып алырга уйлаган. Акчасын түләгән. Телефон Кытайдан ике атна эчендә килеп җитәргә тиеш булган.
Килгән. Тартманы ачып караса - анда уенчык телефон. Ә хакын ул чын кесә телефоны өчен түләгән.
Шунысы кызык: хәзер аның акчасын кайтарып булмый. Сатучылар өчен иң мөһиме товарның барып җитүе икән.
Шуның өчен, хөрмәтле дуслар, интернет-кибетләр белән сак булырга кирәк!