Җиһан билгеле кануннар буенча яши. Аларга игътибарлы кешене бәхетле язмыш көтә.
Кар йомарламы кануны. Әгәр сез озак вакыт ниндидер проблемага күз йомып яшәргә тырышасыз икән, ул, җепшек кар йомарламы кебек, зураерга һәм сезне сытып-изеп китәргә мөмкин. Проблемаларны вакытында хәл итәргә тырышыгыз.
Әгәр гел начар, пессимистик уйлар белән генә яшисез икән, барысы да сез уйлаганча килеп чыгарга мөмкин. Киләчәгегезне якты итеп күз алдына китерегез.
Нәрсәнедер чынлап теләгән һәм моңа тырышлык салган кешеләргә генә уңыш елмая.
Үткәннәрдән котылмыйча яңаны төзү мөмкин түгел. Авыр мөнәсәбәтләрне өзегез, ошамаган эштән китегез. Шул очракта гына язмыш яхшырак киләчәк әзерли.
Без кылган гамәлләребез өчен генә түгел, кылмаганнары өчен дә түлибез. Кайвакыт ниндидер карардан баш тарту ашыгып кабул ителгәннән начаррак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Ул негативтан котылырга чакыра. Үч сакламыйча, кешеләрне гафу итеп яши белү иң беренче үзегезгә җиңеллек китерә.
Кая барырга, ни эшләргә кирәклеген үзегез генә хәл итәргә тиеш. Язмыш сезнең яклы икәненә ышангыз!