"ВИА Гра" төркеменең элекке солисты Альбина Джанабаева, җәйге ялдан кайткач, үзенең тазарып китүен абайлап алган һәм бик катгый диетага утырырга булган.
- Мин ипидән, тоздан, шикәрдән һәм хәтта чи яшелчәләрдән баш тарттым. Аксымлы диетага күчтем: аксым, пешкән яшелчәләр, яшел үлән ашыйм, үлән чәйләре һәм су эчәм, - дип сөйләгән җырчы StarHIT басмасына.
Моннан тыш, Джанабаева актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлаган.
- Көн саен йөгерәм, тиз атлап йөрим, бассейнда коенам һәм мунча керәм. Бер атна эчендә өч килограммга ябыктым, - дип сөйләгән ул.
Күптән түгел иллене ваклаган артист бик матур күренә. Күптән түгел ул фанатларына үзенең макияжсыз төшкән фотосын күрсәтте. "Нинди матур! Шундый саф, табигый, якты! Сезгә мейкапсыз да бик килешә!", - дип яздылар аңа инстадашлары.
Бу хакта Интертат.ру яза.